Первая учительница. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №124100803160
Тәүге кыңгырау тавышы,
Мөлаем беренче укытучы,
Сабый чиксез дулкынлана –
Ул бит хәзер укучы.
Укытучыга сүз әйтмәгез,
Аның күңеле нечкә.
Ул бит безнең балаларны
Хас үзенекедәй күрә.
Күзләреннән укый белә,
Баланың кичерешләрен.
Моңсу йөзен күрсә,
Борчыла, сораша хәлен.
Укытучының карашы җылы,
Ул иң якын кеше хәзер.
Кайбер бала, ялгышып,
Кинәт әни, дип дәшер.
Бәйрәмчә килә дәрескә,
Киеп, матур кулмәген.
Чәчкәдәй, басып тора,
Бигрәк ярата эшен.
Бу укытучы Алладан, диләр,
Һөнәрен яхшы белгәнне.
Бар көчен биреп эшли,
Күпләп тарата белемне.
Укытучыга ихтирам белән
Элек сокланып, караганнар.
Аңа сәлам биргәндә,
Баш киемен салганнар.
Укытучы булырга дип,
Кеше бәләкәйдән хыяллана.
Ә мәктәптә эшли ала
Бала яратканнар гына.
Гузель Идрисова 08.10.2024 11:40 Заявить о нарушении