Не проезжай мимо! Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №124093002961
Кышкы суык көн,
Җил үзәккә үтә.
Буран чыгар, ахры,
Тиздән кич җитә.
Юл читендә өчәү
Өшеп, басып тора.
Ана ике баласын
Кочаклап, җилдән качыра.
Кыйммәтле машиналар
Бер – бер артлы үтәләр.
Салон эчендә җылы,
Яңгырый күңелле көйләр.
Туктарга уйлары юк,
Нигә кирәк аларга,
Артык пассажир белән
Үзенә проблема ясарга.
Ялбарып караган йөзне
Күрми, выҗлап узалар:
“Миндә генәме машина,
Туктар әле башкалар!”.
Өмет инде өзелгәндә,
Атлы килеп туктады.
Салам җәелгән арбага
Тизерәк утырырга чакырды.
Өсләренә тунын ябып,
Җылы сүзләрен әйтте:
“Хәзер, әзерәк түзсәгез,
Итеп куярмын сезне”.
Мәрхәмәтле Ходай үзе
Җибәргән бу бүләкне.
Барысын күрә, ишетә,
Тик ул ясый мөгҗизәне.
Үтеп китмәгез ваемсыз,
Мохтаҗ юлчы яныннан.
Дөнья түгәрәк, бар да
Әйләнеп кайта яңадан.
Алтын кагыйдә бар,
Юлчылар аны белә.
Бүген син ярдәм итсәң,
Иртәгә сиңа ярдәм килә.
Гузель Идрисова 30.09.2024 11:36 Заявить о нарушении