Молитвы матери сильны. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №124092803442
Әни имтиханга озата,
Әйтеп алтын сүзләрен:
“Балакаем, Ходай үзеңә
Тел ачкычлары бирсен!”.
Олы юлга чыкканда,
Янә укый догасын:
“Балам, Ходай сине
Бәла – казадан сакласын”.
Матур теләк тели,
Ярдәм иткән чакта:
“Зур рәхмәт, балам,
Урының булсын оҗмахта”.
Кадер – хөрмәт күрсәткәндә,
Ача якты хисләрен:
“Балам, үзеңне дә шулай
Балаларың иркәләсен”.
Яхшылык кына тели,
Эчкерсез аның күңеле.
Ана – изге кеше,
Шуңа догасы көчле.
Теләкләре кабул була,
Ана күңеле балада.
Төрле хәлгә тарыйсың,
Догалары саклап кала.
Ходайга сыенып яшик,
Рәхмәтле булыйк әнигә.
Бәхет, шатлыклар гына
Килеп торыр үзебезгә.
Гузель Идрисова 28.09.2024 12:30 Заявить о нарушении