Счастье у ног матери. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №124092702751
Кадерләп кенә үстерә
Газиз баласын ана.
Баласына рәхәт булса,
Үзе икеләтә куана.
Бала авырган чакта
Төне йокысыз уза.
Догаларын тырышып укый:
“Килмәсен бәла – каза!”.
Ана күңеле балада,
Бала күңеле далада.
Уйлана микән бала
Мәкальне укыганда.
Бала бәхете өелгән
Ана баскан җиргә.
Үрелеп аласың килсә,
Кирәк башны ияргә.
Тирән мәгънәле сүзләр,
Акыллы кеше аңлар.
Бәхет диңгезендә йөзә
Әнисен яратканнар.
Гузель Идрисова 27.09.2024 11:08 Заявить о нарушении