Татарочка. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №124092603202
Сандугач тынып калган,
Кемне күзәтә икән?
Татар кызы сукмактан
Суга килә икән.
Ике чәч толымын
Тәңкәләр тагып үргән.
Колагында ай алкалар,
Үзе сылу икән.
Башында чигүле калфак,
Бүлмәге бәби итәкле.
Ак алъяпкыч бәйләгән,
Бигерәк нечкә биле.
Чишмә суы саф,
Чайкады кулын, битен.
Бизәкле көянтәсенә
Элде тулы чиләкләрен.
Бер егет, сокланып,
Кыз белән исәнләште.
Уф, оялтты кызны –
Алмадай, кызарды бите,
Керфекләр аска төште.
Элек татар кызлары
Ифрат тыйнак булганнар.
Эх, шундый булыр микән
Безнең киләчәк буыннар.
Гузель Идрисова 26.09.2024 12:09 Заявить о нарушении