Кубыз. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №124092502476
Кубызда уйный, өздереп,
Бер башкорт агае,
Милли киеме килешә,
Бар хәтта курае.
Сандугач сайрап җибәрде,
Атлар төште чабымга,
Кәккүк кычкырган тавышлар –
Бар да кубыздан чыга.
Күз алдына килде
Тезелеп киткән тирмәләр.
Гүзәл кыргый табигать,
Тау, дала, үзәннәр.
Түзеп торырлык түгел,
Аяклар биеп китте.
Кубыз, хайран калдырып,
Үзенә гашыйк итте.
Күңеленең иң түреннән
Ургылып чыга көйләре.
Иҗадсыз яши алмый,
Горур башкорт егетләре.
Күчмә ыруы белән
Яшәгән башкорт җирдә.
Халкының гореф – гадәтен
Саклап, яши әле дә.
Гузель Идрисова 25.09.2024 10:40 Заявить о нарушении