Птицы как люди. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Канатлы сәяхәтче

Кошларның юк картасы,
Әлбәттә, юк компасы.
Ә ничек, кая очарга
Яхшы белә барысы.

Туроператор да кирәкми,
Бар да алдан уйланылган.
Кош төркеме тезелгән
Оста башлык артыннан.

Көзен ашыгып китәләр,
Ерак чит җирләргә,
Язын ашкынып кайталар
Туып үскән илкәйгә.

Кош бит сәяхәтче,
Күп илләр гизә!
Эх, сөйләшә белми,
Сөйләр иде безгә.

Навигаторы булмаса да,
Маршрут дөрес төзелгән.
Туры бара, туры кайта,
Ничек адашмый икән?

Кош дөньясы серле,
Безнең өчен кызыклы.
Ул да уйлый белә,
Димәк, ул да акыллы.

Гузель Идрисова   30.08.2024 13:26     Заявить о нарушении