Каков фундамент, таков и дом. Стихи на татарском я

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Яхшы нигез

Әй, бәләкәй чакта кыен,
Уф, тыела бар нәрсә!
Зурлар һәрчак өйрәтә,
Ә син барысын үтә.

Тегеләй барма, монда килмә,
Алай итмә, болай итмә,
Шуны эшләмә, моны эшләмә,
Аны алма, моны куйма.

Адым саен кагыйдәләр,
Төгәл үтәргә кирәк.
Зурлар катгый тикшерә,
Яшәү катмарлы бигрәк.

Эх, тизерәк үссәм,
Баудан ычкыныр идем,
Нәкъ үзем теләгәнчә,
Рәхәтләнеп яшәр идем.

Үстем. Белдем. Авыр.
Җаваплылык зур.
Дөнья мәшакәтләре күп,
Эшләргә генә өлгер.

Эх, йөгереп кайтыр идем
Бәхетле бала чагыма.
Өйрәтегез, тәрбияләгез,
Мин риза барысына.

Акыллы булып үсәрмен,
Миңа бар да сокланыр.
Минем белән горурланып,
Әти – әни шатланыр.

Өй озакка чыдый,
Нигез яхшы салынса.
Бала шәхескә әйләнер,
Дөрес тәрбия алса.

Гузель Идрисова   27.08.2024 11:52     Заявить о нарушении