Мой папа - комбайнёр. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №124082202934
Иген басуы буйлап,
Серле корабль йөзә.
Комбайн – аның исеме,
Исеменә күрә җисеме.
Ура, суга, җилгәрә,
Өлгерә ул барсына.
Эшне җайга салган,
Һай, афарин, машина.
Җырлап алга бара,
Руль ышанычлы кулларда,
Җитди караш белән
Әтием утыра анда.
Ул – алдынгы комбайнчы,
Туры юлдан бара.
Җаваплы авыр эшен
Намус белән башкара.
Комбайнчы сәгатькә карамый,
Ашыгып кына, хәл ала.
Иртәдән төнгә кадәр
Эш вакыты сузыла.
Кызу урак өсте,
Вакыт хакы – алтын.
Җыярга кирәк ашлыкны,
Югалтмый һәр башагын.
Тиздән безнең келәтләр
Иген белән тулыр.
Туган җиремнең халкы
Мул уңышка шатланыр.
Әниләр, җиң сызганып,
Тырышып, камыр басыр.
Өстәлдә ипи балкыса,
Бар да яхшы булыр.
Минем әти – комбайнчы,
Зур машина йөретә.
Әтием белән горурлану
Сакланачак йөрәктә.
Гузель Идрисова 23.08.2024 11:08 Заявить о нарушении