Я улыбаюсь вам! Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Мин елмаям сезгә

Мин елмаям сезгә,
Кадерле кешеләрем.
Тик сезгә багышлап,
Языла шигырьләрем.

Шигърият сөючеләр,
Сезгә мин елмаям.
Мине бәхетле итәсез,
Бай минем дөньям.

Сез укыйсыз ихтибарлап,
Ә мин чиксез шатланам.
Янә шигырь язырга
Кулыма каләм алам.

Шигырь язуы кызык,
Мин хәзер беләм.
Иҗад дулкыннарында
Рәхәтләнеп йөзәм.

Мин елмаям сезгә,
Хөрмәтле дуслар.
Мин яратам барыгызны,
Әлдә сез бар!

Гузель Идрисова   05.08.2024 11:18     Заявить о нарушении