А ты умеешь хранить тайну? Стихи на татарском язык
Свидетельство о публикации №124080103050
Миңа бит бүген
Дусым сер әйтте.
Иң кадерле тойгысын
Минем белән бүлеште.
Мин хәзер гомүмән
Гади кеше түгелмен.
Кеше ышанып тапшырган
Яшерен серне йөретәмен.
Күзләрем серле елмая,
Мөһим кыяфәтле йөрим,
Серне сакларга кирәк,
Күпмегә чыдармын, белмим.
Әй, сөйләсе килә инде
Кызык серне башкаларга.
Тик намус кушмый,
Ничек түзеп торырга?
Сернең сүзе җиңел,
Ә саклауы ифрат авыр.
Телне тыеп тора
Алсам – бу батырлык булыр.
Ниһаять, җан тынычланды,
Дусым әйткән серне
Хәтер сандыгына салдым –
Ул хәзер бикле!
Гузель Идрисова 01.08.2024 11:50 Заявить о нарушении