Изба красна пирогами. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Өйнең яме

Җиләк җыям бакчамда,
Сайлап кына эресен.
Камыр куйдым бәлешкә,
Гаиләм сыйланыр кичен.

Камыр яхшы кабарган,
Калмаган түзәр хәле.
Йөгерәм, йөгерәм яныңа,
Әзерәк түзеп тор әле.

Тырыша торгач, туды
Матур иҗад җимеше.
Чәчәкләр белән бизәлде
Тәмле җиләк бәлеше.

Мич күптән әзер
Кочакларга бәлешне.
Ул ярата пешерергә
Төрле тәмлекәчләрне.

Ниһаять, бәлеш өлгерде,
Безнең кәеф шәп.
Хуш ис таралды,
Ләззәтләнәбез, иснәп.

Иренмәсең, бар да була,
Эш яратырга кирәк.
Үзең теләп эшләсәң,
Талмас ике беләк.

Өйне ямьли бәлешләр,
Онытма, хуҗабикә.
Уңган буласың килсә,
Күңелеңне бир эшкә.

Гузель Идрисова   30.07.2024 11:41     Заявить о нарушении