Наивный Медведь. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №124072402878
Аю биюгә төшкән,
Ничек биергә белмәгән.
Синнән биюче ясыйм, дип,
Төлке вәгьдәсен биргән.
“Түләүне алдан алам,
Бал китер ике тәпән!”.
Ай – һай, бу һөнәр
Бик кыйммәтле икән.
Иртәгә өйрәтермен, дип,
Төлке көн дә хәйләләгән.
Аюның тәмле балын
Җайлап, ашап бетергән.
Аю шулай алданган,
Бал да юк, һөнәре дә,
Хәтта кәефен югалткан,
Биисе килми бер дә.
Гузель Идрисова 24.07.2024 11:41 Заявить о нарушении