Мои тайны. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Сер

Серемне сөйлисем килде
Ялгыз утырган каенга.
Ничек сөйлим инде,
Ул болай да боега.

Серемне сөйлисем килде
Бер матур күбәләккә.
Сөйләмим, шат яшәсен,
Очып, кунып чәчәккә.

Серемне сөйләр идем
Ап – ак болытка.
Туктап, тыңлап тормас,
Гел ашыга еракка.

Серемне сөйләсәм җилгә,
Ышанычы чамалы гына.
Көчле давыл чыкканда,
Таратыр хәбәрне барсына.

Күктә балкыган кояшка,
Сөйләр идем серемне.
Ул һавада, мин җирдә,
Аңламас шул хәлемне.

Гөрләп аккан шарлавыкка
Сөйләргә микән серне?
Бәлки, бирер киңәшен,
Ул күргән күпне.

Тынычлыгым югалмас –
Серем калсын үземдә.
Минем барлык серләремне
Тик Ходай гына белә.

Гузель Идрисова   22.07.2024 10:58     Заявить о нарушении