Дарите людям радость. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №124071502547
Көтмәгәндә, берәйсе мактаса,
Шундый рәхәт була.
Арка кинәт турая,
Күңелгә бәхет тула.
Эх, кәеф шәп,
Оча, калка йөрисең.
Әллә кайдан көч килә,
Тау күчерергә әзерсең.
Юктан кызык табып,
Көләсең яңгыратып,
Йөзең яктырып китә,
Кояштай балкып.
Яман сүз әйтсәләр,
Уктай, кадала күңелгә,
Боегып, хәлсезләнеп,
Ятасың, карап түшәмгә.
Сүз биек көчке ия,
Кирәк сак кулланырга.
Кешене юкка чыгарып була,
Мөмкин югары очыртырга.
Гомер бигрәк кыска,
Бирелә бер тапкыр.
Шатлык өләшеп яшә,
Үзеңә кире кайтыр.
Гузель Идрисова 15.07.2024 11:32 Заявить о нарушении