Сначала подумай, потом говори. Стихи на татарском
Свидетельство о публикации №124071203051
Бер сөзгәк сыер
Бар авыл көтүендә.
Сөзмәгән малы юк,
Җәберли барсын көн дә.
Сыерларны кинәт төки,
Бәрәнне эләктерә мөгезенә.
Шулай яшәргә өйрәнгән,
Ни җитмидер үзенә.
Әй, интегәләр инде,
Тынгы юк беркемгә дә.
Рәхәтләнеп, яшәп булмый –
Усал сыер янәшәдә.
Гаделлек бар дөньяда,
Килде хөкем көне.
Янә каты сөзешкәндә,
Сындырды мөгезләрне.
Басып тора читтә,
Кыяфәте хәзер мескен.
Бар да урап узалар,
Һәркем белә үз кадерен.
Бар шундый шәхесләр,
Телләре нык төртмәле.
Шуннан кызык табалар,
Мөһим түгел кеше хәле.
Кешенең кәефе бетә,
Күзләрендә бәхет чагылмый.
Саф, нечкә күңелкәен
Караңгы болыт каплый.
Җиде кат үлчә,
Кис бер тапкыр.
Сүзеңне, уйламый, әйтмә,
Кешегә кыен булыр.
Сөзгәк сыер булмыйк,
Дөнья шундый матур.
Кыерсытмыйк кешене,
Йөзендә балкысын нур.
Гузель Идрисова 12.07.2024 12:58 Заявить о нарушении