Спасибо тебе, дворник! Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Әлдә дворник бар

Җир себерә дворник,
Һәркөн себерке тотып.
Таудай, өелгән чүпне
Капчыгына тутырып.

Йөз тапкыр аска
Иелеп, чүпне ала.
Ничек чыдайдыр инде,
Ярдәмен бирсен Алла.

Чүп өеменә күмелеп,
Ятыр идек, торалмый.
Әлдә дворник бар,
Үтеп китмә, мактамый.

Чистарткан җир түгел,
Чүпләнмәгән урын таза.
Шуны аңламыйбыз,
Юк бездә культура.

Сингапурда ярамый
Җиргә төкерергә.
Закон куша кешеләргә
Штрафның зурын түләргә.

Тәрәздән ташлыйбыз чүпне,
Я кулдан төшеп кала.
Кечкенәдән күреп үсә
Моны һәр бала.

Матур үрнәк күрсәтик,
Дөрес тәрбиялик баланы.
Экзюпери киңәше акыллы –
Чиста тотыйк Планетаны.

Гузель Идрисова   09.07.2024 12:23     Заявить о нарушении