Молитвы бабушки. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Нәнәем догалары

Бәләкәйдән ишетеп үстек,
Газиз нәнәм догаларын.
Уйларыбыз булды изгелектә,
Тоеп үстек Ходай яратуын.

Нәнәй күзләрен йомган,
Эченнән намаз укый.
Өйдәгеләр шым булган,
Чү, шауларга ярамый.

Бүлмә яктырып киткән,
Шатлыкка тулган күңел.
Чынбарлыкмы икән бу –
Әйе, төш түгел.

Акыллы итеп утырабыз,
Озак вакыт утсә дә.
Шундый рәхәтлек кичерәбез,
Арыганлык юк бездә.

Намаз азагына җитә,
Нәнәй нидер пышылдый.
Беләбез, безгә Ходайдан
Саулык, бәхет сорый.

Илгә тынычлык тели,
Кешеләргә – мәрхәмәтлек,
Түземлек һәм исәнлек,
Бар халыкка – бердәмлек.

Иң кадерле урынга
Алып куя намазлыкны.
Аңа догалар чигелгән,
Күрәбез алтын айны.

Нәнәй, ягымлы елмаеп,
Кочаклап ярата безне:
“Тәүфыйклы булыгыз, балалар,
Фәрештә сакласын үзегезне!”.

Гузель Идрисова   16.06.2024 11:08     Заявить о нарушении