Застенчивое облако. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Оялчан болыт

Җәй уртасы җитте,
Эссе, кояш кыздыра,
Качып котылыр өчен
Юк һич бер чара.

Үләннәр саргаеп кипкән,
Җир өсте яргаланган.
Барча җан иясе
Суга тилмереп, арыган.

Һава нык бөркү,
Тын алыуы авыр.
Күктән мәгҗизә көтәбез,
Бәлки, яңгыр явыр.

Мамыкка охшаган болыт
Каядыр ашыга.
Зәңгәр күктән аска
Карап ага да ага.

Теләге бар да бит,
Сикереп төшәргә җиргә.
Тик, бик оялчан,
Түзә ул әлегә.

Бүген төнлә, сиздермичә,
Яңгыр явып үткән.
Нинди матур күренеш,
Изгелекне болыт эшләгән.

Икенче сулыш ачылды,
Җан керде бар җиһанга.
Әй, рәхәт яшәүләре,
Рәхмәт, болыткайга.

Бар шундый кешеләр,
Яхшылыклар эшлиләр.
Мактанып, сөйләмәгәч,
Белми дә кала күпләр.

Гузель Идрисова   07.06.2024 11:39     Заявить о нарушении