Чистый воздух и тишина. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Саф һава һәм тынлык

Тормыш гөрләп тора,
Шәһәр бигрәк тавышлы.
Әллә каян җыелганнар,
Кешеләре урам тулы.

Бар да каядыр ашыга,
Шундый җитди йөзләре.
Кыяфәтләре кызыклы,
Беләме икән үзләре.

Бер тегеләй, бер болай –
Машиналар ярыша.
Куркып, басып торасың,
Чыгарга юлны аша.

Асфальт үтә кызган,
Һавада бензин исе.
Ничек чыдап торырга,
Хәтта күләгәдә эссе.

Арып кала тормышыннан,
Кунакка кайтсаң авылга,
Менә кайда оҗмах,
Нинди рәхәт җанга!

Бөтенләй икенче дөнья,
Тынлык, саф һава.
Авылда ял итүләр
Күңелгә бирә дава.

Чык төшкән үләндә
Ялан аяк йөреп,
Сандугачның сайрауын
Тыңлыйсың ләззәтләнеп.

Күзләр ял итә,
Табигатькә сокланып.
Кояшны каршылыйсың,
Иртә таңнан уянып.

Җәен печән чапсаң,
Кышын көрәсәң кар,
Яхшыра сәламәтлек,
Уйнап тора мускуллар.

Шәһәрдә яшәү уңайлы,
Тик авыл сагындыра.
Авыллар бетә күрмәсен,
Җиребез булсын кайтырга.

Гузель Идрисова   04.06.2024 14:14     Заявить о нарушении