Спасибо, сестра! Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Апалы кеше бәхетле

Апалы кеше бәхетле,
Туганын ул иркәли.
Тәүдә күтәреп йөретә,
Үсә төшкәч, җитәкли.

Апа үзе бала гына,
Уйныйсы килә туйганчы.
Әнинең эше күп,
Апа – нәни булышчы.

Тыйнак, сабыр холыклы,
Мәктәптә тырышып укый.
Дәресләрен әзерли дә,
Аннары мине карый.

Су керергә барабыз,
Мине йөзергә өйрәтә.
Җиләктән букет ясап,
Миңа бүләк итә.

Әлифбаны укырга да
Кадерле апам өйрәтте.
Белемле булырга кирәк,
Тырыш, дип миңа әйтте.

Күргәзмәгә куярлык,
Апам пешергән бәлешләр.
Тәрәз төбе саен
Үсә нәфис гөлләр.

Чишмәгә суга барганда,
Салмак кына басып,
Егетләр карап кала,
Чибәр апама сокланып.

Мин бай – апам бар,
Тормышы булсын шатлыклы.
Мин бәхетле, күңелем
Рәхмәтләр белән тулы.

Гузель Идрисова   29.05.2024 11:23     Заявить о нарушении