Мамин подарок. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №124052702594
Әнием күлмәк текте,
Матур кесәләр куеп.
Эшен эшләп беткәнен
Көттем, чак түзеп.
Белмәгән эше юк,
Әнием нык уңган.
Кулыннан гөлләр тама,
Күрсәң, калырсың хайран.
Көзге каршына басып,
Бер биеп алдым.
Әниемнең бүләгенә
Чиксез куандым.
Йөгереп чыктым урамга,
Эх, кәефем шәп!
Хәзер китәм сабантуйга
Гаиләм белән бергәләп.
Кояш күлмәкне охшатты,
Әнә, миңа елмайды.
Чәчкәдәй, басып торам,
Күбәләк килеп кунды.
Гади ситсы күлмәк
Бәхеткә төрде мине.
Әлдә әниебез бар,
Яратып үстерә безне.
Гузель Идрисова 27.05.2024 11:31 Заявить о нарушении