Аккошлар мэхэббэте

Юл буенда бер матур кул курдем
Туктап ял итэргэ уйладым
Сихри урман, матур яр буйларын
Куреп туймый кат-кат урадым.

Топсез сыман зэнгэр кулнен суы
Шундый чиста, гуя  изге ул
Кул остендэ пар аккошлар  йозэ
Дулкынында  кала ике юл.

Исем китеп озак карап тордым
Никадэрле матур аккошлар
Шушы кулне алар оя иткэн
Шунда корган алар тормышлар.

Канатларын кагып алар мина
Исэнме, дип сэлэм бирделэр
Бар парларга бирсэ иде ходай
Шундый сою, шундый мизгеллэр.

Аерылмый алар бер-береннэн
Йозэ парлап бергэ гомергэ
Бу доньяда парлы гомер телим
Бер -берсен яраткан хэркемгэ.

М;энге шулай яшэсен бэхетле
Уз кулендэ парлы Аккошлар
Мэхэббэттэ утсэ иде гомер
Чэчэк атсын иде язмышлар

Мин кузгалдым кабат юлыма
Зэнгэр кулгэ кулым болгадым
Пар Аккошлар мина жавап бирде
Якты булсын, диеп юлларын)))


Рецензии