Упкэ тотмыйм беркемгэ

Гомер уткэн саен мин ныгырак
Бар нэрсэне топтэн уйлыймын
Упкэ тотмыйм хазер беркемгэ дэ
Вак-тояккэ куз яшь коймыймын.

Упкэм юк кешелэргэ, язмышыма
Тик торганнан китмим кунелне
Суз куертмый тынычлыгым саклап
Гаеплэмим хазер беркемне.

Була инде торле вакытлар
Бар эйтуче авыр сузлэрдэ
Сызлый жаным кыйнап бэргэндэй
Яшь тыгыла шулчак кузлэргэ.

Алда ни буласын белэ алмыйбыз
Бары тик ходай,белэдер аны
Бу тормышта унышлар да бик куп
Урлэрен дэ менгэн бар чагым.

Тормыш бит ул начар була алмый
Бар сынауда булсын утэрлек
Табигатьтэ бер кон кояш булса
Салкыны бар жанга утэрлек...

Ни булсада бу безнен язмыш бит
Э бит тормыш исен китэрлек
Гомердэ бирелгэн тик бар генэ
Горэп яшэп, козгэ житэрлек.

Кулларымны беркайчан тошермим
Алар минем ике канатым
Талмасын иде, дим канатларым
Сынаулардан торса юлларым.

Мине тормыш ойрэтте яшэргэ
Беркемгэ дэ упкэ тотмаска
Йорэккэ кирэкмэгэн уч жыеп
Башкаларга кире атмаска.

Бар кешегэ якты йоз курсэтеп
Яшик эле дуслар куп еллар
Тик ходаем узе бэндэсенэ
Узе жэза бирер, ярлыкар...


Рецензии