Су буеннан энкей кайтып килэ

Су буеннан энкей кайтып килэ
Зарын салып аккан суларга
Йорэгендэ анын бетмэс моны
Э кузлэре хаман юлларда...

Су буеннан энкей кайтып килэ
Аккан суга сойлэп язмышын
Алып китэ алыр микэн сулар
Анлата алма бала сагышын...

Су буеннан энкей кайтып килэ
Эчтэн генэ укый догасын
Сунмэс омет белэн озелеп котэ
СУГЫШ кырындагы баласын!!!

Атлый салмак кына эзли-эзли
Улынын тэпи киткэн эзлэрен
Беркемгэ курсэтми, сиздермичэ
Сагыш сарган, монсу йозлэрен...

Су буенннан энкей кайтып килэ
Тынычланган сыман кунеле
Ничэ яшьтэ булса да баласы
Эни очен мэнге кадерле!

Су буеннан энкей кайтып килэ
Яшь тамчысы анын кузендэ
Жину белэн тиздэн кайтыр улы
Шатлык балкыр ана йозендэ.


Рецензии