Деревня отдыхает. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №123091402925
Мөрҗәдән төтен чыкмый,
Беркем тәрәздән карамый,
Бар дөнья тынган,
Авыл йокыга талган.
Көндезге кебек якты,
Күктә ай балкый,
Урамнар бушап калган,
Тормыш гөрләп тормый.
Очмый кошлар, күбәләкләр,
Хәтта табигать йоклый.
Гармун телләре туктаган,
Күңелле көйләр уйнамый.
Томан каплаган елганы,
Әйтерсең, юрган япкан.
Су төбенә төшеп,
Балыклар да йоклаган.
Авылдашларым йоклый,
Арыган бит уңганнар.
Тормышы авыр булса да,
Авылын ярата алар.
Тиздән таң атар,
Эшкә җигелер бар да.
Трактор, комбайн, шаулап,
Юлланыр басуларга.
Авыл урамын тутырып,
Маллар көтүгә китәр.
Кызу мичтә, алсуланып,
Хуш исле ипи пешәр.
Казлар китәр, тезелешеп,
Ямьле күл буйларына.
Үрдәкләр элек торган,
Шатланып, су коена.
Бәрәңге күкрәп үсә,
Чүп уләне калышмый,
Ялкауланып, утамасаң,
Яхшы уңыш алынмый.
Тизерәк җыясы иде,
Бакчада өлгергән җиләк.
Эшләр – санап бетергесез,
Зур түземлек кирәк.
Ә әлегә, авыл йоклый,
Куреп тәмле төшләр.
Ашыкмагыз әле, уятырга,
Чү, кычкырмагыз, әтәчләр!
Гузель Идрисова 14.09.2023 11:31 Заявить о нарушении