Не кради чужое счастье. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Үрелмә кеше парына

Гомер өләшкән чагында
Ходай озак уйланган,
Мәхәббәттә яшәсеннәр дип,
Барыбызны парлы яраткан.

Оча парлы күбәләкләр,
Парлы аккошлар йөзә.
Парын табып, кешенең дә
Матур яшисе килә.

Алмагачта парлы алма,
Һәркем карап соклана.
Теләсәң, өз алманы,
Тик, үрелмә кеше парына.

Үрелмә кеше ярына,
Араларына кермә.
Башканы бәхетсез итеп,
Үзеңә бәхет эзләмә.

Тыелган җимеш татлы,
Түзеп торырга өйрән.
Ныклы бул, ялгышма,
Дуслаш намусың белән.

Өлешеңә төшәр көмешең,
Килер ул – кояшлы иртә.
Күкләр җибәрер бүләк –
Ходай барсын күрә, ишетә!

Ах, мәхәббәт, мәхәббәт,
Сихерлисең син безне!
Кайнар хисләр дулкынында
Эх, тибрәлтәсең күңелне.

Гузель Идрисова   11.09.2023 11:38     Заявить о нарушении