Помоги себе сам. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Ярдәм ит үзеңә

Кызылтүшне читлеккә япсаң,
Матур төсе юкка чыга.
Ирегеннән мәхрүм иткәнгә,
Аның яшәү дәрте югала.

Читлек кинәт ачылса,
Кош омтыла югарыга.
Зәңгәр күк – аның илһамы,
Әй, рәхәт тын алырга.

Канатларын җилпи – җилпи,
Күңеле булганчы оча.
Шатланып, күңелле сайрагач,
Ниһаять, тынычлана.

Кеше күңеле авыр чакта
Кара күмергә әйләнә.
Пыскып яткан үчактай,
Җаны түзми, өзгәләнә.

Кешене кем коткарыр,
Кем кабызыр күңел учагын?
Эх, булса иде яхшы ярдәмче,
Яңа сулыш бирердәй дускаең.

Ышан, андый дус бар,
Вакытында әйтер кирәк сүзен,
Юатыр, өметләндерер, канатландырыр,
Ул шәп дус – син үзең!

Барон Мюнхаузен, батканда,
Үзен судан тартып чыгарган.
Үзеңә үзең психолог булсан,
Хәсрәт җиңәлмәс сине беркайчан.

Гузель Идрисова   06.09.2023 11:47     Заявить о нарушении