Дом, в котором живёт любовь. Стихи на татарском яз

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Мәхәббәтле йорт

Бу өйдә мәхәббәт яшидер,
Капкасын бизи аккошлар,
Капма – каршы утыралар,
Алар – бәхетле гашыйклар.

Бу өйдә мәхәббәт яшидер,
Балкып тора ерактан.
Хуш исле чәчәкләргә
Бакчалары тулган.

Бу өйдә мәхәббәт яшидер,
Тәрәз капкачлары челтәрле,
Пәрдәләре оста чигелгән,
Уңган икән кешеләре.

Бу өйдә мәхәббәт яшидер,
Кеше өзелми бер дә,
Ихлас кунак итәләр,
Елмаю һәркем йөзендә.

Балалар күңелле уйный,
Шат көлү ишетелә.
Мәхәббәт яши бу өйдә,
Шуңа матур күренә.

Мәхәббәт яктырта өйне,
Яхшы аура сизелә.
Җанга җылылык бирә,
Соклангыч тату гаилә.

Шулай һәр өйдә
Яшәсен зур мәхәббәт.
Яратып һәм яратылып
Яшәүе нинди рәхәт!

Гузель Идрисова   28.08.2023 11:21     Заявить о нарушении