Смородиновый чай. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Карлыган чәе

Кара карлыган үстерәм,
Яратам шул җиләкне.
Матур алкадай, кояшта
Җемелди тәлгәшләре.

Яшел яфрак салып,
Чәй ясыйм әле,
Хуш исләре чыксын,
Кәефне күтәрим әле.

Эх, чәе дә чәе,
Тәме искитмәле,
Бакчамда җиләк пешә,
Җәйнең иң матур мәле.

Карлыган җимеше татлы,
Шулай да, бераз ачы.
Юкка үпкәләп яшәмә,
Булса хәтер калдыручы.

Карлыган белән сыйлармын,
Бакчама керсәң.
Күңел тиз тынычлана,
Гафү итә белсәң.

Как коям карлыганнан,
Җәеп юка гына.
Дөньяда яшәүе рәхәт,
Ялгыз булмасаң гына.

Карлыган яфрагы җыям
Кышкылыкка киптерергә.
Гаиләм белән, шатланып,
Шифалы чәй эчергә.

Эх, чәе дә чәе,
Тәме искитмәле,
Бакчамда җиләк пешә,
Җәйнең иң матур мәле.

Гузель Идрисова   17.08.2023 10:43     Заявить о нарушении