Куда спешат гусята? Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №123080302669
Шат бәпкәләр тезелеп
Йөгерә тар сукмактан.
Әти – әни янәшәдә,
Юл күрсәтәләр алдан.
Эсседә үлән чүпләп,
Арыган бит алар.
Ә хәзер күл буена –
Су керергә баралар.
Әй, күңелле инде,
Суга чумып уйнаулар,
Йөзә белгәч, рәхәтләнеп,
Балык белән ярышулар.
Ата каз, сагаеп,
Күл өстен күзәтә.
Бик тирәнгә кермәскә
Балаларын искәртә.
Инә каз да дулкынлана,
Үзе су керә,
Күзе бәбиләрен барлый,
Әзер ярдәмгә йөгерергә.
Су керү тәмамланды,
Күңеле булды бәпкәләрнең.
Бар да исән, үтәгәч,
Су керү кагыйдәләрен.
Гузель Идрисова 03.08.2023 11:15 Заявить о нарушении