Красивый сон. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №123072002747
Авылыма кайтып барам,
Эх, машина җилдерә.
Дулкынланам, ашкынам,
Йөрәккәем җилкенә.
Радиодан моң агыла,
Дәртле көйләр яңгырый.
Авылыма кайтам бит,
Шатлыгым эчемә сыймый.
Сагындым әти – әнине,
Курәсем килә күршеләрне.
Самовар җырлап утыра,
Ул күптән көтә мине.
Иртә таңнан уятучы
Уңган әтәчне сагындым.
Урамнан шаулап кайткан
Көтүне килә каршыласым.
Сагындыра авыл мунчасы,
Шифаханә дип уйларсың,
Миллек белән чабынгач,
Яңадан тугандай буласың.
Капка ачык тора:
“Кунак, кер, әйдә!”
Ялан аяк басармын
Туып – үскән җиремә.
Авылыма кайтам әле,
Печән вакыты җиткән.
Яңгыр ява күрмәсен –
Үлән чабырмын иртән.
Иң татлы йокы
Була әни мендәрендә...
Яшьлегемә кайтып килдем
Бүген төнлә төшемдә.
Гузель Идрисова 20.07.2023 11:19 Заявить о нарушении