Мы берем силы у природы. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Табигать сокландыра

Тормышның авыр арбасын
Тартып арыган чакта.
Туктап, һавага карыйм,
Күңелем шулай тынычлана.

Сокландыргыч ак болытлар
Талгын гына агыла.
Ә нигә ашыгырга соң,
Гомер болай да кыска гына.

Җайлап кояш калка,
Дөньяга көндез ул хуҗа.
Барлык эшен башкаргач,
Акрын гына хушлаша.

Алтын күлмәген киеп,
Королева – ай чыга.
Көмеш күлмәкле йолдызлар
Бар җиһанны яктырта.

Алар сакта тора,
Дөнья йокыга талгач.
Караңгылык юкка чыга,
Яктыртучылар булгач.

Табигать – серле мөгҗизә,
Кая карама – матурлык!
Урман, елга, таулар,
Мин барсына гашыйк.

Табигатьтә тулы гармония,
Монда бар да тәртиптә.
Һәрчак үзенә тарта,
Илһам бирә, яшәтә.

Оҗмахка тиңлисе килә,
Кочагы җылы, назлы.
Табигать безне ярата,
Без бит аның балалары.

Гузель Идрисова   04.07.2023 11:16     Заявить о нарушении