У реки тоже есть молодость. Стихи на татарском язы

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Елганың да яшьлеге бар

Әй елга, аңлыйм хәлеңне,
Бар иде яшь чакларың,
Ярларыңа сыймый, гөрләп
Ага торган иде суларың.

Язын су ташканда
Алып очыра идең басманы.
Йомычкадай, күбекле суда
Чайкала иде такталары.

Кармагың гына чыдасын
Эләктерергә балыкның төрлесен.
Чәчкә ата иде төнбоеклар,
Бизәп көмеш су өстен.

Күмәкләшеп, күңелле итеп,
Йөзә иде үрдәк, казлар.
Чумып, йөзеп, су чәчрәтеп,
Рәхәтләнә иде кошлар.

Талгын гына аксаң да,
Күп юл үтә идең,
Диңгезгә барып җиткәнне
Сизми дә кала идең.

Бер ярдан икенчесенә
Йөзәргә ерак иде.
Хәзер атлап чыгарлык,
Сай елга төбе.

Кибеп, юкка чыга
Җир шарында елга, күлләр.
Шулай да, өметләнеп яшик,
Саекмасын безнең куңелләр.

Гузель Идрисова   26.06.2023 11:34     Заявить о нарушении