Солнце не всегда улыбается. Стихи на татарском язы

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Кояш гел елмаймый

Алмагач чәчәк атмады –
Җимеш биреп шатландырмас.
Агачны гаепләп булмый,
Тормыш шулай корылгач.

Моңсу көннәр үтәр,
Тагын килер язлар.
Чәчәккә күмелер агач,
Сокландырыр алсу алмалар.

Кояш та гел елмаймый,
Болытлы көннәр күп була.
Ә шулай да өмет өзелми,
Беләбез, кояш болыт артында.

Тормыш кайгырта, елата,
Аннары шаркылдап көлдерә.
Авыр һәм җиңел сынауларны –
Тигез бүлеп бирә.

Тормыш катмарлы, җитди,
Көтелмәгән хәлләр күрсәтә.
Авырлыклар чыныктыра,
Безне тик көчле итә.

Кешене өмет яшәтә,
Хыял куя канатлар.
Якты киләчәкне уйлап,
Корабыз матур планнар.

Өмет дигән тойгыны
Безгә Ходай биргән.
Ярдәм кирәк булачагын
Ул алдан белгән.

Бар да Ходай кулында,
Таянычың булу - бәхет!
Җанны һәрчак җылытсын
Мәхәббәт, ышаныч, өмет.

Гузель Идрисова   23.06.2023 11:08     Заявить о нарушении