Спасибо тебе, хлебороб! Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №123053003126
Җәен игенче йокламый,
Тынгысыз чор бигрәк.
Кызу эш вакытында
Уңган булырга кирәк.
Көн – төн тырыша,
Зур җаваплылык тоеп.
Туган ил көтә бит,
Булырмы икән шатландырып?!
Кара тирләре ага,
Сөртергә юк вакыты.
Бөртеген дә югалтмыйча,
Аласы килә уңышны.
Я, кояш нык кыздыра,
Я, коеп яңгыр ява.
Игенченең йөзе җитди,
Уңыш өчен борчыла.
Бөртекләр – сары алтын,
Байлыкка тулды амбарлар.
Эшен яхшы башкарган.
Игенче, сиңа алкышлар!
Игенченең авыр хезмәтенә
Хөрмәт белән карыйм.
Эшен җиңеләйтә алмыйм,
Ичмасам, шигырь языйм.
Ашарга икмәк булгач,
Җырласы килә, рәхәт.
Әлдә син бар әле,
Игенче, сиңа рәхмәт!
Гузель Идрисова 30.05.2023 12:14 Заявить о нарушении