Что такое молодость? Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Нәрсә ул яшьлек?

Нәрсә ул яшьлек?
Яшьлек – бер мизгел генә.
Һавада очкан коштай,
Үтеп китә тиз генә.

Яшьлек – ул матурлык,
Көч, дәрт, шаянлык.
Иртәдән кичкә кадәрле
Күтәренке күңел, шатлык.

Яшьлек – серле карашлар,
Яшерен уйлаган хыяллар.
Берәйсенә гашик булып,
Очардай йөрегән чаклар.

Яшьлек - төнлә йокламый,
Клубта җырлап биюләр,
Таң аткач, эшкә барып,
Арымыйча, эшләп йөрүләр.

Яшьлек- кайнап торган тормыш,
Авырлыклар җиңел булып тоела.
Әгәр туган ил чакырса,
Ашкынып, чыгасың ерак юлга.

Кирәк икән, урманнар кисеп,
Зур магистраль төзисең,
Кирәк икән, даланы сөреп,
Басу тутырып иген чәчәсең.

Яшьләрдә зур җаваплылык,
Яшьләр саклый илне дә.
Дошман һөҗүм итсә,
Яулап алыр җиңүне дә.

Яшьлекне сагынып яшиләр,
Һәрчак тора хәтердә.
Эх, яшьлек, яшьлек,
Сузылсаң иде гомерлеккә.

Гузель Идрисова   29.05.2023 11:19     Заявить о нарушении