Калина в снегу. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №123052602933
Барыйк әле, иркәм, урманга,
Балан өлгергән анда, беләсеңме?
Кар яуды, соңладык димә,
Суыкта яхшыра аның тәме.
Ап – ак карга төренгән
Без яраткан аклан.
Ерактан күренеп тора,
Кызарып пешкән балан.
Кар патшалыгы – гүя әкиәт,
Ак бүрекле тәлгәш сокландыра.
О, үзем рәссам булсам,
Языр идем шәп картина.
Чү, кузгалма, күрәсеңме,
Килеп кунды кошчыклар.
Сирәк очрый торган
Кызылтүшләр бит алар.
Кызылтүшләр дә балан ярата,
Матурлар күрә матурлыкны.
Бик җиңел түгел табуы
Кышын шундый байлыкны.
Көтеп торыйк әле, җимешне
Туйганчы чүпләсеннәр,
Киң күңелле булыйк,
Ризык һәммәбезгә җитәр.
Ике чаңгы эзе
Калдырдык истәлеккә.
Бүген алган тәэсирәтләр
Озак сакланыр хәтердә.
Балан бәлеше тәмле,
Хуш ис тарата өйгә.
Бергәләшеп шатланырбыз,
Сез дә килегез чәйгә.
Гузель Идрисова 26.05.2023 11:17 Заявить о нарушении