Следы. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №123052503188
Ап – ак кар яуган,
Кемдер йөгереп үткән.
Куркак куянны төлке
Куып йөреткән икән.
Чыпчык күңелле сикергән,
Нәзек кенә эзләре.
Кинәт очып киткән –
Өшегәндер нәни тәпиләре.
Зур адымнары белән
Аю каядыр ашыккан.
Кышны йоклап уздыра ул,
Димәк, кемдер уяткан.
Боланның гәүдәсе авыр,
Эзләре карга баткан.
Әнисенә сыенып кына,
Бәләкәй болан атлаган.
Җылы кояш нурлары да
Кар өстендә биегән.
Кар бөртекләре эреп,
Челтәр бизәккә әверелгән.
Тормышта кеше дә шулай
Учтагыдай яхшы күренә.
Ниләр кыла, сөйли,
Яшәүендә бармы мәгънә.
Язмышны узебез сайлыйбыз,
Алдан язылса да маңгайга.
Беркайчан да соң түгел,
Охшамаса, яңадан башларга.
Гомереңне ак кәгазьгә
Язырга булса теләгең,
Калдыр матур эзләр,
Үзеңә сокланып яшәрсең.
Гузель Идрисова 25.05.2023 11:46 Заявить о нарушении