Сделай себя сам. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Үзеңне үзең эшлә

Астан, асфальтны тишеп,
Кечкенә үсенте чыккан.
Кем көч биргән,
Кемнән ул илһам алган?

Әй, тырышкан, тырмашкан,
Биеккә, кояшка үрмәләгән.
Көннән көн матурланып,
Зур агачка әйләнгән.

Беркемнән ярдәм көтмәгән,
Тик үзе янган – көйгән.
Үтүчеләр күп булган,
Көндә ваемсыз янәшәдән.

Хәзер чиксез канәгать
Агач үзе белән –
Яхшы максат куеп,
Ул үзен үзе эшләгән.

Һәркем менә шулай
Барсын булдыра ала.
Тауларны да күчерердәй,
Ихтыяр көче булса.

Үрнәк аласы килә,
Бар арабызда кешеләр,
Якты йолдыздай балкыучы,
Таң калдырган шәхесләр.

Яктылыкка омтылыйк, дуслар,
Меник яңа үрләргә.
Ихтирамга, хөрмәткә лаек
Үз өстендә эшләгәннәр генә!

Гузель Идрисова   27.07.2023 11:29     Заявить о нарушении