Голуби. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №123051002625
Күгәрченнәр тын утыра,
Нигә юкка сөйләнергә?
Сүзнең була мөһиме,
Артыгы кирәк кемгә?
Күгәрченгә җим сипсәң,
Гөрли һәм чүпли.
Сыйга рәхмәтле булып,
Шатлык җырын көйли.
Күгәрченнең нәни баласын
Беркемнең күргәне юктыр.
Үсеп, матурлангач кына,
Килер чыга кайдандыр.
Күгәрченнәр матур оча,
Кем кабатлый ала?
Яхшы очыш күрсәткәч,
Тагын тын утыра.
Элек акыллы күгәрчен
Яхшы элемтәче булган.
Хат – ышынычлы канатта,
Серне ачып укымаган.
Беркемгә һөҗүм итмиләр,
Алар ерткыч түгелләр.
Яшиләр дөрес итеп,
Тынычлык ярата күгәрченнәр.
Гузель Идрисова 10.05.2023 11:01 Заявить о нарушении