Ты мне нужен! Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Син миңа кирәксең!

Син җирдәге фәрештәм,
Саклыйсың салкын җилләрдән.
Күңелемә авыр чакта
Сиңа килеп терәләм.

Сине бит миңа
Ходай бүләк иткән.
Канатлы булып яшәсен,
Берүзе интекмәсен дигән.

Рәхәт алсу таңнарда
Елмаеп бергә уяну.
Син һәрчак эргәмдә,
Бәхет бит бу!

Шатлыгым, бердәнберем дип,
Иркәләп, миңа дәшәсең.
Мин барасы юлларга
Нәфис гөлләр чәчәсең.

Син дөньямны ямьлисең,
Яшәүемнең бар мәгънәсе.
Иң мөһим сүзләрне
Сиңа килә әйтәсе.

Рәхмәт, булуың өчең,
Рәхмәт, яратуың өчен,
Озак яшә, бәхетле бул,
Син миңа нык кирәксең!

Гузель Идрисова   01.05.2023 12:59     Заявить о нарушении