Парень ищет невесту. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Егет кәләш эзли

Кара инде миңа елмаеп,
Карашыңны миннән яшермә.
Күптән гашыйкмын сиңа,
Белмисең һаман нигә?

Ничә тапкыр очрашсак та,
Керфекләрең аска иелгән.
Тыйнак кызларга дөньяда
Яшәве авыр микән?

Матур кызлар күп,
Син – берәү генә.
Бик серле тоеласың,
Күрәсе килә сине генә.

Тыйнак кызлар хәзер
Сирәк очраган күренеш.
Егетләр белән ярышалар:
“Кызлар узарга тиеш!”.

Үзләре машина йөретә,
Самолет очыра, теләсә.
Егетләр алар өчен
Артык йөк кенә.

Кызлар карьера кора,
Гаилә кирәк егетләргә.
Тупикка килеп терәлдек,
Инде хәзер нишләргә?

Гузель Идрисова   28.04.2023 11:06     Заявить о нарушении