Влюблённая в гармониста. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Гармунчыга гашыйк кыз

Гармунда уйнап, җырлыйсың,
Урам буйлап атлыйсың.
Авылны да йоклатмыйсың,
Үзең дә йокламыйсың.

Билбаулы ак күлмәгеңнең
Якаларын кем чиккән?
Төнлә озак йөремә,
Тора алмассың иртән.

Кырын салган түбәтәең,
Үзеңә бигрәк килешә.
Матур, яшь сылулардан
Үзеңне ай да көнләшә.

Авылның шәп егете,
Өстәвенә, гармунчы.
Кызларның төшенә кереп,
Саташтырып, уятучы.

Җырлап, хискә бирелгәндә,
Кемне генә уйлыйсың?
Кызлар җавап көтә,
Һич шуны аңламыйсың!

Тәрәз пәрдәсе читеннән
Сиздерми, сине күзәтәм.
Чиядәй, парлы булып,
Яшәсәк иде, иркәм!

Гузель Идрисова   27.04.2023 12:08     Заявить о нарушении