Умеет ли ворона думать? Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Карга уйлый беләме?

Карганың күңеле киң,
Берәй җирдә азык тапса,
Тиз генә ашап ала да,
Калганнарны чакыра.

Һаваны байкап очып,
Барсына хәбәр итә:
Кар – р, кар – р, кар – р,
Монда азык бар – р.

Ризыкның кайда барлыгын,
Күпме икәнен әйтә.
Димәк, башы эшли,
Димәк, уйлый белә.

Иң зур акыл кешедә,
Карга безне уздыра.
Үзен генә уйламый,
Башкаларны җыеп, туйдыра.

Көзен китә белә,
Кем аны өйрәтә?
Нәкъ туган җиренә
Язын кайтып җитә!

Каргалар – төркемле кошлар,
Күмәкләп яшәргә күнеккәннәр.
Бергәләшеп яшәгәнгә күрә,
Күңелле үтә көннәр.

Гузель Идрисова   26.04.2023 11:43     Заявить о нарушении