Птицы тоже стараются. Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №123042503383
Карга кайтты җылы яктан,
Кабаланып, зур адымнар белән,
Тирә – якны йөреп чыкты,
Бераз ял иткәч, иртән.
Әй, рәхәт яңадан шулай
Туган як исен иснәү.
Эх, бар да якын, кадерле,
Шатлык – язны сәламләү.
“Ярый, җитеп торыр,
Хәлне озак җыймыйлар,
Оя ясап, гаилә корырга
Ашыгырга кирәк – вакыт тар!”.
Иң яхшы агач башын
Тиз генә менеп карады:
“Агач шәп, ботаклар уңайлы”, -
Күңеленә агач охшады.
Бер менде, бер төште,
Җирдән нәзек чыбык эзләде,
Каурыйлар табып алып,
Ояның эчен бизәде.
Бер – ике сикереп куйды,
Оя ныклы – селкенмәде.
Җәйгән мамыкка утырды –
Астында катылык сизелмәде.
Каршындагы ботакка кунып,
Оясын читтән күзәтте:
“Кар – ра әле, нинди матур!”
Дип, үзенең эшен мактады.
Аптыратыр, сокландырыр,
Карап торсаң кошларга.
Шулай тырышырга кирәк,
Тырышсаң, бар да була.
Гузель Идрисова 25.04.2023 12:10 Заявить о нарушении