Прекрасный день. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Матур көн

Бүген изге көн
Уйлар саф, күңел чиста.
Өйдә тәртип, чисталык,
Өстәл тулган ризыкка.

Бүген изге көн,
Кояш кергән күңелгә,
Дөньяны балкып, яктырта,
Бәхет өләшә кешеләргә.

Урамда бүген күңелле,
Ихлас елмая бар да.
Шатлыклы бәйрәм килгән,
Без яраткан Ураза.

Бүген изге көн,
Һәр авыл, шәһәрдә.
Бар да тели яхшылыклар
Чын йөрәктән кешеләргә.

Нинди матур көн,
Бетмәсен иде бер дә.
Эх, яшәсәк иде һәркөн
Матур итеп җирдә.

Ходай шатланыр иде,
Карап безнең дуслыкка.
Аның теләкләре изге –
Яшәтәсе килә тынычлыкта.

Җир шарындагы кешеләр
Мәрхәмәтле, изге булса,
Дөньяны үзгәртүе җиңел,
Һәркем үзеннән башласа.

Гузель Идрисова   21.04.2023 10:59     Заявить о нарушении