Пусть ангелы ведут нас. Стихи на татарском языке

Стихотворение ищите в рецензии, поскольку татарские буквы можно напечатать только там.


Рецензии
Фәрештәләр юл күрсәтсен

Җиһан тынып калган,
Фәрештәләр, шатланып, күзәтә.
Сабый бүген тәпи китте,
Чү, күз тимәсен мөгҗизәгә.

Куркып кына баса,
Ышанычы юк җиргә.
Адымнар азак ныгыр,
Әлегә тик өйрәнә.

Озак уйланды микән
Атлап китәр алдыннан?
Мөгаен, фәрештә, җитәкләп,
Баргандыр бәби алдыннан.

Нинди зур бүләк –
Бала атлый ала.
Нинди зур шатлык,
Димәк, ул таза.

Зур эш башкарды,
Арыды, хәзер йоклый.
Көн бәхетле булды,
Рәхмәт сиңа, Ходай!

Кеше язмышы төрле,
Барыр юлы бормалы.
Фәрештәләр юл күрсәтсен,
Киләчәк булсын якты!

Гузель Идрисова   19.04.2023 11:28     Заявить о нарушении