Одуванчик - это маленькое солнце. Стихи на татарск
Свидетельство о публикации №123041803121
Матурлыкка тулды дөнья –
Чәчкә ата тузганаклар.
Шундый матур, сарылар,
Гүя, бәләкәй кояшчыклар.
Бал кортлары безелди,
Нидер эзли чәчкәдән.
Бал исе чыга
Талгын искән җилдән.
Сары йомшак бәпкәләр
Яшел үләнгә сибелгәннәр.
Җылы кояшка шатланып,
Күңелле йөгерешәләр.
Такыя үрергә уйлап,
Кызчык чәчкәләр җыя.
Сипкелле кызны күзәтеп,
Күктән кояш елмая.
Тиздән, мамыкка әйләнеп,
Очып китәр тузганак.
Бөтерелер ак буран,
Кар яугандагы сымак.
Нинди матур мизгел,
Ел саен кабатлана.
Йокыдан уянып, табигать
Безне шулай шатландыра!
Гузель Идрисова 18.04.2023 11:32 Заявить о нарушении