Лебеди, мы вас ждём! Стихи на татарском языке
Свидетельство о публикации №123041203236
Каурый төшеп калды
Очып барган коштан.
Күк йөзе, моңсуланып,
Уйга калган сагыштан.
Аккошлар китә бит,
Бушлык бүген күңелдә.
Матур кошлар йөзми
Хәзер зәңгәр күлдә.
Күл буе күңелсез,
Юкка чыкты бәйрәмнәр,
Ничек түзеп торырга,
Ерак әле язлар.
Очрашу бәхетен беләсең
Тик аерылышсаң гына.
Күрешәсе килеп тора
Көтеп торсалар гына.
Хушлашканда, аккошлар
Кайтырын уйлыймы икән,
Чит җирләрдә яшәгәндә,
Күлен сагынамы икән?
Гүзәл аккошлар –
Табигать мөгҗизәсе,
Бер тапкыр соклансаң,
Тагын килә күрәсе.
Ак канатларын җилпеп,
Биектән оча алар.
Язын тагын кайтыгыз,
Яратабыз сезне, аккошлар.
Гузель Идрисова 12.04.2023 11:05 Заявить о нарушении